Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

14 ел буе йөткереп яшәп кара

Кытайда Гуанчжоу шәһәрендә яшәүче кыз бала 14 ел буе бер туктаусыз диярлек йөткереп яшәгән.

Бу хәл кызга 8 яшьлек вакытта барлыкка килгән. Тикшергән табиблар да эшнеӊ нидә икәнген аӊлата алмаган. Даими рәвештә төрле күзәтүләр дә йөткерүнеӊ сәбәбен ачыкламаган. Төрле дарулар куллану да файда бирмәгән.

Көннәрдән бер көнне инде буй җиткән хатын-кыз табибларга гипергидроз, ягъни артык тир бүленеп чыгу буенча мөрәҗәгать иткән. Кызныӊ күкрәгенә томография ясарга кирәк була. Аныӊ нәтиҗәләрен карап, яӊадан бронхоскопия үткәргән табиб Ян Мин, аптырашта кала: кызныӊ үпкәсендә 2 сантиметр озынлыгында тавык сөяге барлыгы ачыклана. Ясаган оперция уӊышлы була, сөяк алына. Һәм иӊ гәҗәбе шунда, 14 ел буе борчыган йөткерү тәмамлана.

Бу турыда Times Now News газетасы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев