Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

1нче октябрьга кадәр соцпакетка, әллә акчага өстенлек бирерүне хәл итәргә кирәк.

Октябрь башланырга да санаулы көннәр калып бара. Димәк, авыру сәбәпле группада булган кешеләргә 1нче октябрьга кадәр соцпакет алыргамы, әллә акчага өстенлек бирергәме дигән сорауга җавап табарга туры киләчәк.

Күпләр үзенчә җавап тапты: район буенча соцпакеттан баш тартучылар шактый.
Югыйсә, сәламәтлек барыннан да мөһим икәне һәркемгә мәгълүм. Авырып киткән очракта нинди дарулар кирәк булачагын беребез дә фаразлый алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш, психик авыруларны дәвалау өчен 3-5 мең сумнан алып 350-400 мең сумлык дарулар кирәк. Бу чыгымнарны гаилә бюджеты күтәрә алмаска да мөмкин.
Ел дәвамында исә ташламаларны кире кайтарып булмаячак. Соцпакеттан отказ язган инвалидларның авырулары көчәеп яки авырулар килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар да еш була. Даруханәләрдә дару булса да, отказ язылгач, бу кешегә берничек тә ярдәм итеп булмый, ди табиблар.
Бүген медицина авыру кешеләргә заманча технологияләр, дарулар белән ярдәм итә ала. Әмма дарулардан баш тарткан райондашлар бу мөмкинлектән бушка файдаланудан мәхрүм кала. Сүз дә юк, табибларга күренү, рецептлар яздыру өчен озын чиратларда торырга туры килә. Тик сәламәтлек турында сүз барганда анысына гына түзәргә була.
1 октябрьга кадәр берничә көн бар. Әгәр социаль пакеттан баш тарткансыз икән, әле аны үзгәртергә була. Моның өчен бары район Пенсия фондына килеп, гариза язарга гына кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-51-57, 2-46-53.
Фото: http://chelny-week.ru/2012/09/nabor-socialnyx-uslug-socpaket-ili-dengi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250