Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2016 ел – онкологик авыруларга каршы көрәш елы

Начар авыру, рак, өч хәрефле авыру без аны төрлечә атап йөртәбез. Шулай да аның бөтен авырлыгын үзең очрашсаң гына аңлыйсың. Химиятерапия ярдәмендә савыгучылар булса да, уйламаганда, кыска гына вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләр саны да көн-көн арта. Безнең районда онкологик авыруларның күпме булуы, кайсы төренең күбрәк таралуы турында район үзәк хастаханәсенең...

- Владислав Васильевич, әңгәмәбезне саннардан башлыйк әле. Халык арасында иң күп онкоавырулар безнең районда яши дигән имеш-мимешләр йөри.
- 2015 елгы күрсәткечләргә күз салсак, якын-тирәдәге 4 район белән чагыштырганда иң күп авыручылар - Сабада, икенче урында Кукмара, без өченче урында, Арча шәһәре дүртенче урында тора. Күргәнегезчә, әлеге сүзләр дөреслеккә туры килми. Ә район күләмендә бер генә авылны алып әйтү дөрес булмас, чөнки бөтенесендә дә бертөрлерәк саннар бара.
- Яман шешнең беренче билгеләре нинди?
- Беренче карашка тән, йоткылык, калкансыман биз, хатын-кызда - күкрәкләре һәм аналык җиңчәсе (шейка матки), ә ир-атларда - мәни бизендәге (предстательная железа) үзгәрешләрне күреп алырга мөмкин. Ә эчке органнарда яман шеш булганда, аны берничә билге буенча ачыклау мөмкин: хәлсезлек, әгәр баш миендә икән, йөрү һәм сөйләшү үзгәрү, тирән итеп сулыш алганда күкрәк читлегендә авырту барлыкка килү, тавыш карлыгу, аппетит начарлану һәм авырлык кимү, тын кысылу, бронхлар якынлашуы һәм үпкә ялкынсынуы рәвешендә инфекцияләрнең кабатлануы, бернинди салкын тию билгеләре булмаганда да тән температурасы 37 яки 37,5 торганда һәм ирен ярылуы барлыкка килеп, төзәлмәгәндә. Халык табибка күренергә ояла, үтәр әле дип йөриләр. Бу дөрес эш түгел, үз сәламәтлегеңә җитдиерәк карарга кирәк.

Папиллома (рәсемдә) вирусы да яман шеш китереп чыгаручы булырга мөмкин. Шуңа да аңа каршы кечкенәдән прививка ясатырга кирәк. Папиллома - ул тәндә таплар һәм асылынып торучы миңнәр барлыкка килү, аларның үсүе һәм төсе үзгәрүе. Бу очракта инде һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр кеше кан коса яки арт юлыннан кан килсә, аны кичекмәстән табибка алып барырга кирәк.

- Яман шеш авыруы нәселдән килергә яки күчәргә мөмкинме?
- Рак ул нәселдән килә торган авыру түгел, ләкин ашказанында язва авыруы барлыкка китерә торган хеликобактер пилори бактериясе бер үк тәлинкәдән ашаганда яки бер үк кашык-чәнечкеләр кулланганда күчәргә мөмкин. Әлеге бактерия тора-бара яман шеш тә китереп чыгара.

- Кайсы органнарда яман шеш авыруы райондашларыбыз арасында күбрәк күзәтелә?
- Ир-атларның мәни бизендә (предстательная железа) иң күбе ачыкланды. Шуны да искәртеп узарга кирәк, бу диспансеризация вакытында ачыкланган очраклар һәм алар 16. Шикләнгән кешеләрдән без онкомаркер анализы алабыз, әгәр диагноз анализ аша да расланса, бу очракта республиканың онкоүзәгенә җибәрәбез. Районара онкобүлек Арчада урнашса да, калада мөмкинлекләр күбрәк булуын һәм вакытны югалтырга ярамаганлыкны аңлап, Казанга җибәрәбез авыруларны. Шулай да кайбер вакытларда авыру кеше башта безнең сүзгә колак салмый йөри, аннан соң хәле начарая башлагач кына кабат килә. Шуңа да халыкның үзендә дә саклану сыйфатлары уянсын иде.

- Онкомаркер анализы аша белеп була дидегез, ә ул анализны безнең районда тапшыру мөмкинме? Үзен тикшереп карарга теләгән кеше дә эшли аламы аны?
- Әйе мөмкин, әлеге анализны тапшыру - түләүле. Тикшеренергә теләгән кеше участок табибына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге төр анализны тапшырырга теләгән берничә кеше җыелгач, бу эш башкарылачак, чөнки реагентлары бик кыйммәт. Шулай ук Казанда онкоэзләү (онкопоиск) дигән МРТ үтеп була, бәясе 9 мең сум тирәсе. Күпләр авырмаган килеш тә онкодиспансерга күренергә барырга сорый. Аңлагыз, ул тикшерү урыны түгел, без инде монда тикшереп бетереп җибәрергә тиешбез. Безнең юлламадан башка алар кабул да итми, чөнки анда барганчы пациентның кулында беренчел тикшеренү нәтиҗәләре булырга тиеш. Шулай ук онкодиспансерга алдан язылып барырга кирәк, моның өчен шулай ук безгә, ягъни поликлиниканың хирург кабинетына яки регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Рак авыруы ачыкланган кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Рак - ул хөкем карары дигән сүз түгел. Иртәрәк белгән саен аны дәвалау җайлырак. Ел саен онкоавырулар күберәк билгеләнә, бу эш иң беренче чиратта диспансеризация ярдәме белән эшләнә. Шуңа да халык килсен, тиешле вакытында аны үтсен иде.

Онкоавырулар арасында озак еллар дәвамында учетта торучылар да бар. Чөнки без бер авырган кешене, ул сәламәтләнгән очракта да учеттан төшермибез. Авыру табылганнан соң, беренче елда кеше бездә елга 4 тапкыр, ә икенче елда ике тапкыр күренеп торырга тиеш. Тагын бер кат әйтәсем килә, рак - ул әле син соңгы көннәреңне яшисең дигән сүз түгел, аннан да яманрак диагнозлар бар, мәсәлән гепатит һәм СПИД.

- Менә шул ук мәни бизендә (предстательная железа) шеш барлыкка килмәсен өчен нишләргә кирәк?
- Инфекция һәм венерик авырулардан сакланырга. Аденоманы булдырмый калырга, ул тора-бара шушы шешкә әйләнергә мөмкин. Моның өчен актив яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Кеше гомумән бу авыруга җитди карасын иде. Чөнки интернетта тәкъдим ителә торган төрле дару яки биоактив кушылмаларга (БАД) ышанып, үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәм, аларның составында нәрсә икәнен сез белмисез. Әгәр анда витаминнар булса, ул тагын искәрмә рәвешендә генә рөхсәт ителә. Халык медицинасы ярдәмендә дәвалаучыларга йөреп тә кадерле вакытларын югалтучылар аз түгел.

Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250