Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2023 елга инвалидларга социаль пакет алу тәртибе

Соцпакет өч өлештән тора (барысы да бушка): дару өлеше, санаторийларга путевка өлеше һәм шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.

2022 елда райоыбызда 4046 - инвалид исәпләнә: шуның 2651 (65,52%) - соцпакеттан баш тартып, акчалата компенсация алучылар, 1395 (34,48%) бушка рецепт белән дару ала.       

Исегезгә төшерәбез, соцпакет өч өлештән тора (барысы да бушка): дару өлеше, санаторийларга путевка өлеше һәм шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.

Соцпакетны тулысынча акчалата компенсация формасында алырга була.

Әгәр дә инвалид 2023 елга соцпакеттан файдаланырга тели икән, 2022 елның 1 октябренә кадәр районның пенсия фондына килеп гариза язырга тиеш (2022 елда соцпакет алучыларга яңадан гариза язырга кирәкми).

 Әгәр дә инвалид 2023 елга соцпакеттан баш тартырга тели икән, шулай ук пенсия фондына гариза яза ала ( "отказ").

Соцпакеттан баш тартканчы (отказ), башта ныклап уйларга киңәш итәбез, чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авыру инвалид кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты (сахарный диабет), бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психик авырулар. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре.

Башка елларның нәтиҗәләре буенча да,  2022 елда да көн саен диярлек "отказ" язган инвалидларның авыртулары көчәеп яки яңа авыртулары килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар күп.

Шикәр диабеты белән учетта торучылар, тaблeткaлap гына кулланганда, күбесе "отказ" яза. Ел буена авыруларның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мөмкин. Табиб-эндокринолог буларак та мин бу авырулар белән көн саен диярлек очрашып торам. Шуңа күрә эш тәҗрибәмнән чыгып бик күп мисаллар китерергә булыр иде. "Отказ" язган авырулар арасында ел буена бер айга 4-5 мең торучы инсуллин сатып алучылар да күп булды. Ә шикәр диабетлы авыруларны тулысынча инсулин белән тәэмин итү өчен аптекада һәрвакыт диярлек барлык төр препаратлар да бар, чөнки шикәр диабетлы авыру гомер буена бер көн дә инсулин ясамыйча тора алмый.

Социаль пакетның акчалата компенсациясен кулайрак күреп, ай саен рецепт алырга табибка килүдән авырсынып, олы яшьтәге әти-әниләре өчен, психик авыруларның балалары,туганнары алар өчен гариза яза. Әмма туганнарының  хәле авырайса, үзләренә үк дару сатып алырra туры киләчәк. Дәүләтнең  гражданнарны бушка дару белэн тәэмин итү программасы идеаль түгел. Хөкүмәт, сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән лимитлар барлык авыруларга да җитми. Кыйбатлы дару алучылар,аеруча инвалид балалар, 1көн дә дару кулланмый торганда тормышларына куркыныч яный торган авырулар өчен беренче чиратта дарулар списокка кертелә. Русча әйткәндә «страховой принцип»тан чыгып эшләнгән программа. Хөкүмәтебез кешегә ел буена авырып яки авыртуы көчәеп китсә, кирәк икән 1млн.лы, бернинди даруны да бушка рецепт белән 1 ел буе алып булмый. Әгәр дә авыруга кыйбатлы  дарулар  кирәкми икән, авыртуы стабиль торуы кешенең үзе өчен начар түгел, сәламәт кешеләр кебек тормыш алып бара ала дигән сүз.

Районда кыйммәтле дарулар кирәк булган авырулар саны да елдан ел арта.Бу яртыеелыкка гына да 12 авыруга 5млн. га якын торучы дарулар кирәк. Алда әйтелгәнчә,1400гә якын социаль пакет сайлаучылар өчен дәүләт билгеләгән  яртыеллык лимит- 10млн га якын.

Районда елдагыча шушы мәсьәлә буенча район башкарма комитеты, пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, сәламәтлек саклау тармагында эшләүче вәкилләр катнашында эшлекле төркем төзелде һәм эшли. Һәрбер инвалид белән индивидуаль эш алып бару (сөйләшү, аңлату) үз участок врачларына йөкләнде. Шулай ук районның пенсия фонды белән үзәк хастаханә һәрбер "отказник" буенча көндәлек мониторинг алып бара. Болар барысы да информация формасында атна саен сәламәтлек саклау Министрлыгына тапшырыла.

Әле 1 октябрьга кадәр вакыт бар. "Җиде кат уйла, бер кат кис" дигән мәкальдән чыгып, нинди дә булса фикергә килгәнче, тагын бер кат уйлап, дөрес карар кабул итүне  киңәш итәр идек.

 

Чулпан Мөхәммәтгалиева,

                                                                                              район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары                                     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соцпакет