Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2,4 мең татарстанлы коронавирустан "Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаткан

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында уйланырга чакырдылар.

Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасын республиканың 2,4 мең кешесе кадатты. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Хәзерге вакытта без 2420 кешегә прививка ясаттык. Без, һичшиксез, эш көннәре башлануга бәйле рәвештә, хәзер темплар үсәчәк дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте спикер.

Министр урынбасары республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналауга чакырды. Моның өчен үз сырхауханәгезгә яки вакциналау үзәгенә шалтыратырга кирәк, анда инструкция бирәчәкләр.

Республикага барлыгы 6,9 мең доза вакцина кайтарылган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус вакцина Спутник V