Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

25 нче июльгә коронавирус белән бәйле взгыять

Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган, 10 кеше хастаханәләргә урнаштырылган.

Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырган. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.

Бүген авыручылар арасында янә урта яшьләрдәгеләр күпчелекне тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 14 кеше, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 7, 60тан 70кә кадәр - 6, 18дән 30га кадәр - 3 һәм 70тән 80гә кадәр 2 кеше короновирус йоктырган.

Казанда 18 кеше авырый, Яр Чалыда авыручылар саны бүген кискен арткан - 8 булган, Алабугада - 2, Аксубай, Кайбыч, Кукмара һәм Тукай районнарында берәр кешедә  яңа таҗлы вирус тапканнар.

Нәтиҗәдә, 25 июльгә Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны барлыгы 5404кә җиткән, бу вакыт эчендә 4260 кеше, шул исәптән 41е - узган тәүлектә терелгәннәр.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус