Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

35 тулдымы: тонометр сатып ал

Артериаль кан басымын һәрчак контрольдә тотарга һәм кирәк булганда консультация өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә хроник авырулары булмаса, 18 яшькә кадәрге үсмерләргә тонометр таләп ителми.

35 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өй аптечкасында, һичшиксез, тонометр булырга тиеш. Бу хакта Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш клиник фармакологы Марина Журавлева әйткән. “Төрле яшьтәге кешеләр яшәгән гаиләдә һәрвакыт тонометр, термометр булырга тиеш. 35 яшьтән өлкәнрәкләргә бу таләп бигрәк тә нык кагыла”, – дигән ул.

Табиб сүзләренчә, артериаль кан басымын контрольдә тотарга һәм кирәк вакытта аның арту сәбәбен эзләргә кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр яшь чакта ук шундый тайпылыш күзәтелсә, борчылу өчен сәбәпләр бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен белгеч белән киңәшләшергә кирәк.

 

Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_107189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан басымы