Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

А, С һәм В витаминнары җитмәгәндә…

Витаминнар һәм файдалы микроэлементлар җитмәүнең сәламәтлеккә җитди проблемалар китерүе ихтимал.

Организмында дисбаланс булган кеше күз күрмәү, анемия, хроник арыганлык, йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары, иммунитет какшавы белән очрашырга мөмкин. Хәлне төзәтергә Д витамины ярдәм итәчәк. Шушы ук витамин чәчләргә һәм тешләргә йогынты ясый.

— Кышкы чорда безнең организм кояш нурларына зур кытлык кичерә. Сүз уңаенда, D витамины кытлыгы булган кешеләр коронавирус вакытында реанимациягә еш эләгә, — ди диетолог.

А витамины җитмәү дә күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта бигрәк тә вирус авырулары еш очрый.

С витамины җитмәү дә зур проблема. Аның запасын даими тулыландырырга кирәк. Моны рационга әче сортлы алма, кәбестә, кишер өстәп эшләргә була. Тагын аны җиләк-җимештән, мәсәлән, кара карлыганнан алырга була.

Ә менә D витамины белән яхшы тәэмин итүче — тәрәч бавыры, тагы да балыкның майлы төрләре, дип хәбәр итә «360» телеканалы.

Язгы вакытта күпләрдә витаминнар кытлыгы булырга мөмкин, шуңа күрә аларның иммун системасы «соңгы чиктә эшли».

— Рацион балансланган булырга тиеш: мәсәлән — иртән боткалар, иммун системасына һәм эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче әче сөт продуктлары, шулай ук майсыз яшелчә ашлары, ә иткә гарнир сыйфатында пешерелгән яшелчәләр, — ди белгечләр.

 

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев