Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Һадиуллин: укытучыларны Covid-19дан вакцинация ясарга мәҗбүр итү булмаячак

Педагогларга яңа коронавирустан прививка ясый башладылар.

Татарстан укытучыларын Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү ирекле рәвештә үткәрелә. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, педагогларга вакцинация башланды инде һәм алар теләге булганнарга  гына үткәрелә.

«Бернинди мәҗбүр итү дә юк һәм була да алмый. Укытучылар вакцинация алдыннан күп анализлар тапшыралар. Әгәр табиб хуплавы алалар икән, прививка ясатырга була. Вакцинация ирекле рәвештә үткәрелә", - дип билгеләде Һадиуллин.

Моңа кадәр ТР Мәгариф һәм фән министры яңа коронавируслы инфекциядән балаларга прививка ясалмаячагы турында сөйләде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина ковид-19