Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әфлисун кан тамырларын саклый

Белгеч җимешнең файдасы тисен өчен берничә киңәш бирә.

Әфлисун составындагы С витамины кан тамырларының сәламәтлеген саклый, ә клетчатка липид алмашуны нормальләштерә. Бу хакта диетолог Антонина Стародубова белдерә.

Аның сүзләренчә, 100 грамм әфлисун йомшагында иммунитетны ныгыту һәм респиратор авыруларны профилактикалау өчен кирәкле С витаминының көндәлек нормасының яртысы бар. Моннан тыш, С витамины йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый.

«Бу кан тамырлары стенасына ныклы һәм эластик булып калырга булыша. Әфлисун составындагы клетчатка, үз чиратында, липид алмашуны нормальләштерүгә ярдәм итә», — ди ул. Әфлисунда шулай ук А витамины, В төркеме витаминнары, минераль матдәләр, җиләк-җимеш кислоталары һәм биофлавоноидлар бар. Шул ук вакытта бу җимешнең калориясе аз: 100 граммга 43 килокалорий.

Диетолог билгеләп үткәнчә, җимешнең файдасы булсын өчен аны рационга быелгысын кертү мөһим, әмма көненә бер-ике әфлисун ашау да җитә. Цитруслыларны артык куллану аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Ярамаган очракта, әфлисунны рационга кертмәскә кирәк. Шулай ук җимеш составындагы җиләк-җимеш кислоталары кайбер авыруларны, мәсәлән, ашказаны-эчәк юлы авыруларын көчәйтергә мөмкин, ди белгеч.

Зөлфия Фәтхетдинова

Автор фотосы

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев