Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әфлисун согы инфаркт һәм инсульттан саклый

Бу аның составында калий һәм магний күп булу белән аңлатыла

Бу аның составында калий һәм магний күп булу белән аңлатыла. Моннан тыш ул органик кислоталар, флавоноидлар, бик күп минераллар чыганагы да булып тора. 1 стакан әфлисун согы алу өчен өч әфлисун җитә. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Аны даими рәвештә кулланганда, организмдагы шлаклардан арынырга мөмкин. Ул бөердә ташлар барлыкка килүдән дә саклый.

Әфлисун составындагы Р витамины (кан тамырларын ныгыта) белән аскорбин кислотасы кан савудан саклый. Бу җимеш цинк һәм йод, фтор һәм кобальт, фосфор һәм хлор, натрий һәм кальцийга да бай. Составында тимер күп булу аркасында, ул анемияне булдырмаска, дәвалаларга да ярдәм итә.

Аллергияле кешеләргә, өч яшькә кадәрге балаларга, диабетлы кешеләргә, ашкайнату системасы авырулары булганнарга әфлисун сутын саклык белән эчәргә киңәш ителә. Ул теш эмаленә дә зыян китерергә мөмкин. Шуңа да аны ашаганнан соң, йә согын эчкәч, тешләрне чистартырга, авызны су белән чайкатырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев