Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«АЯК БАЛТЫРЫНДАГЫ ТИРЕ НИГӘ КУПШАКЛАНА?»

Башта төгәл диагнозны билгеләргә кирәк.

Аяк балтырымдагы тире купшаклана, кибә. Моның сәбәбе нидә икән? Халык медицинасы берәр ничек ярдәм итә алмыймы? Киңәш бирсәгез иде.

Фирая ЗАХАРОВА җавап бирә

— Башта төгәл диагнозны билгеләргә кирәк. Бу тромбофлебит, экзема авыруы, лимфалар белән бәйле булырга мөмкин. Гадәттә, тән тиресе купшаклана икән, бавыр чиренә ишарәли. Тән тиресе кычытырга да мөмкин. Бу вакытта сидек кудыргыч үләннәр эчәргә була. Каен яфрагы, укроп орлыклары, гөлҗимеш, тырнак гөл (календула), сары мәтрүшкә төнәтмәләре файдалы. Канны сыеклата торган үләннәр киңәш ителә.

Мәсәлән, усак кайрысын кулланырга мөмкин. Кешегә үләннәр тәкъдим итәр өчен, төгәл диагноздан тыш, аның тагын нинди чирләре барлыгын белү дә мөһим. Кан басымы ничек, хроник авырулары юкмы, пациент ничә яшьтә һәм башкалар. Тире купшакланса, ярты стакан атланмайга 1 чәй кашыгы прополис кушып, эрегәнче кайнатырга һәм шул катнашманы астан өскә таба балтырларга сөртергә мөмкин. Даруханәдә тирене дымландыра торган, составында пантенол булган кремнар да нәтиҗәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев