Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Ак чәчәкләр-2018" бәйгесе җиңүчесе: Авырулар сәламәтләнеп китсә, миңа шул рәхәт

Раушания Әхмәтшина "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңү яулады.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесендә "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңү яулаган Раушания Әхмәтшина үзенең җиңүен көтелмәгән дип атады.

Раушания Әхмәтшина Балтач үзәк район хастаханәсенең Субаш фельдшер-акушерлык пунктында 36 елдан артык эшли. Дүрт авыл халкы сәламәтлеген кайгырта. Үз эшенә намуслы, таләпчән булып, олыларны һәм балаларны вакцинацияләү планын үтәп бара. Гомуми практика табиблары белән берлектә, халыкны диспансерлаштыруда актив катнаша. Участогында 30 елдан артык балалар һәм аналар үлеме теркәлмәгән. 

Раушания Әхмәтшина бәйгедә катнашырга үзәк район хастаханәсе баш табибы тәкъдим иткәнен әйтте. "Көтелмәгән хәл булды бу җиңү. Озак еллар эшләгән өчен хезмәтемә бәя кебек кабул иттем. Шәфкать туташы булып эшләү тормыш образы дип әйтсәк тә була. Ул эш кенә түгел, без шуның белән яшибез. Безнең эш шундыйрак бит: ирләребез, балаларыбыз хуплап ярдәм итмәсә, эшләве бик авыр, аларның аңлавы кирәк. Гомумән алганда, эш җайсыз түгел, авылда һәркемнең холкын беләсең. Кеше дә хәзер күпкә белемлерәк, кешенең карашы үзгәрде. Авыру кеше сәламәтләнеп китсә, балалар сәламәт булса, минем йөрәгемә шул рәхәт", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар