Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале старт ала

«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак.

Тугызынчы ел рәттән Казан дәүләт медицина университеты масштаблы һөнәри юнәлеш бирүче чара – «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале үткәрә.

Әлеге чараны уздыру тәҗрибәсе алдагы елларда Казан ДМУ потенциаль абитуриентлары арасында аның ихтыяҗын күрсәтте. Ел саен фестиваль кысаларында бик күп кызыклы чаралар узды, анда 3,5 меңнән дә артыграк кеше булды.

Фестивальне үткәрүнең традицион формаларына Covid-19 белән бәйле вәзгыять үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан, планлаштырылган барлык акцияләр, конкурслар, лекцияләр һәм практикумнар балаларга булачак белгечлек турында максималь тулы күзаллау алырга һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юл башы гына икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк. Фестиваль кунакларын каршы алу урыны - Казан ДМУ сайты, бу платформада 25 гыйнварда кызыклы программа старт ала. Барлык мәгълүмат югары уку йорты сайтында урнаштырылган.

18 гыйнвардан ректорга иң яхшы сорау конкурс узачак, аның нәтиҗәләре буенча 7 февральдә ВУЗ сайтында нәтиҗәләр бастырылачак, ә җиңүчеләр бүләкләр алачак. Почтага angels2021@kazangmu.ru адресы буенча кызыклы сораулар көтәбез.

Медицина фестивален ачу хөрмәтенә 25 гыйнварда «Могҗизалы табиб» челлендж-конкурсы ачыла. Көн саен 25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Казан ДМУ студентлары, укучыларны табиблар турында нәфис әдәбият укырга һәм җавап итеп роликларын язарга чакырып роликлар урнаштырылачак. Укучылардан роликлар 5 февральгә кадәр конкурсның angels2021@kazangmu.ru электрон почтасына кабул ителә. Студентлар һәм мәктәп укучылары роликлары белән йомгаклау видеосы 7 февральдә урнаштырылачак. Һәм, әлбәттә инде, челленджда катнашучыларны бүләкләр көтә.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәр көнне 16.00 сәгатьтә «Казанский ГМУ» YouTube каналында туры эфирда «Барысын да белергә телим!» лекторийлар узачак. Сезне Казан ДМУ профессорларыннан кызыклы фәнни-популяр лекцияләр көтә. Туры эфирга өлгермәгән кеше язмаларны карый алачак.

Шулай ук барлык теләүчеләр өчен 25 гыйнвардан ДМУ музейлары буенча виртуаль экскурсияләр башлана, алар барышында һәркем «КДМУның Фәнни китапханәсе хәзинәсе» белән таныша һәм узган гасырларда табибларны укыткан борынгы фолиантларны (махсус зур китап) карый алачак.

25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр һәркем теләсә кайсы уңайлы вакытта КДМУ сайтында «Профи дәресләр» дигән практикумнар уза ала. Практикумның форматы - медицина, анатомия, патанатомия, микробиология, биохимия, психиатрия, социаль эш һәм фармация тарихы буенча видеолекцияләр һәм «Йөрәк-үпкә реанимациясе», «Хирургия төеннәре», «Даруларның сыйфатын тикшерү» мастер-классларында катнаша ала.

7 февральдә онлайн-трансляция форматында Zoom платформасында медицина психологиясе кафедрасы "Табиблар ничек карарлар кабул итәләр?». Уен кысаларында укучылар профориентацион тест үтәчәкләр һәм табиб фикерләвен үстерүгә кейслар чишәчәкләр.

25 гыйнвардан «Иң зирәк табиб» медицина квизында катнашу өчен командаларны теркәү ачыла. Квиз 7 февральдә You Tube сайтында онлайн режимда трансляцияләнә торган видео-биремнәрдән тора. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланачак, алар бүләкләр алачак.

Квиз программасында:

  • гомуми эрудициягә сораулар блогы
  • медицина тематикасына сораулар блогы
  • медицина хокукы клиникасы проектыннан биремнәр блогы
  • мәгълүмати гигиена проектыннан биремнәр блогы
  • Казан ДМУ профессорларыннан табышмаклар.

«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак. Барлык теләүчеләрне фестиваль чараларында катнашырга чакырабыз!

Барысын да белергә телим циклыннан фәнни-популяр лекцияләр прораммасы.doc

Тулырак: minzdrav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Ак халатлы фәрештә Ангелы в белых халатах