Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп балалары агулану турында аңлатма бирде

Актаныштагы 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыган 19 бала ризык ашап агуланган дип фаразлана.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп укучылары агуланып хастаханәгә китерелү турында "Татар-информ"га аңлатма бирде.

Бүген Актаныш үзәк хастаханәсенә Актаныштагы 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү  мәктәбендә укыган 19 баланы китергәннәр. Алар ризык ашап агуланган дип фаразлана.

"Бу факт буенча районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Хәзер балалар кирәкле медицина ярдәмен ала. Башлангыч диагноз - гастроэнтеритның кискен формасы. Прокуратура районга килгән Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тикшерү алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләре дә тикшереләчәк. Көн азагына күпчелек балалар хастаханәдән чыгар дип көтәбез. Кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү шәхсән минем контрольдә", - диелә район башлыгы Энгель Фәттахов аңлатмасында.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе