Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алабуга бала тудыру йортында 23 яшьлек хатын-кызның сабые туганчы үлгән

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү өчен, махсус комиссия оештырылган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуга бала тудыру йортында сабый туарга өлгермичә үлгән, дип белдерде “Татар-информ” агентлыгына Алабуга Үзәк район хастаханәсе баш табибы Шәүкәт Әхмәтҗанов.

Фаҗига 29 октябрьдә булган.

“Хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек. Аны 1 ноябрьдә бала тудыру бүлегеннән амбулатория шартларында дәвалануга чыгарганнар. Алабуга Үзәк район хастаханәсе администрациясе хатын-кыз белән очрашты, ул медицина хезмәткәрләре тарафыннан акча таләп итү фактын кире кага”, - диде Шәүкәт Әхмәтҗанов.

Хәзер хастаханәдә фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү өчен, махсус комиссия оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабый үлгән