Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Александр Мясников авыртуны баса торган иң куркынычсыз даруны атады

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы парацетамолны авыртуны бастыра торган иң куркынычсыз препарат икәнлеген әйтте.

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников парацетамолны авыртуга каршы көрәш өчен иң куркынычсыз препарат дип атады. РИА Новости аның бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгәнен хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, авыртуны басу өчен кешеләр нигездә аспирин, анальгин, ибупрофен һәм ялкынсынуга каршы нестероид булмаган башка препаратлар кабул итә. Әмма аларның күпчелеге каршы күрсәткечләргә ия.

«Без баш авыртудан, артритлардан, артрозлардан, арка авыртудан куллана торган барлык препаратлар <… > гипертония, инфаркт, инсультлар китереп чыгара, кайчагында йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген начарайта», — дип аңлатты белгеч.

Шуңа күрә авырту булганда табиб парацетамол эчәргә киңәш итә. Ул, нестероид булмаган препаратларга караса да, йөрәк һәм ашказаны-эчәк тракты өчен артык реакция тудырмый.  

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар