Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алгы сызыктагы медицина солдатлары

Районыбыз үзәк хастаханәсенеӊ «Ашыгыч ярдәм» бүлеге хезмәткәрләренеӊ бүген һөнәри бәйрәмнәре.

Ерак 1898 елныӊ 28 апрелендә Рәсәйдә рәсми төстә бу  медицина хезмәте барлыкка килүен исәпкә алалар һәм шул вакыттан, 122 ел шушы һөнәри бәйрәм ил күләмендә билгеләп үтелә.

Балтач  «Ашыгыч ярдәм»  бүлегендә 26 кеше хезмәт куя, 4 машина, 6 шофер шушы бүлеккә беркетелгән. Тәүлеккә тулы 3 смена эшлибез, смена саен 18-20 чакырулар була, аларныӊ күбесе дөрестән дә бик ашыгыч ярдәм күрсәтүне сорый, араларында башка авыллардан кергәннәре дә шактый. Рәхмәт кызларга, егетләргә, бергә-бергә аӊлашып эшлибез,  ди бу бүлекнеӊ өлкән шәфкать туташы Ирина Шакирова. Соӊгы вакытларда шофер егетләребезгә йөрү күп, чөнки күп кенә авыруларны безнеӊ аша Казан шәһәренә озатарга кирәк, көнгә икешәр мәртәбә барып кайткан очраклары бар, әмма зарланмыйлар. Хәер, монда зарлана торган кеше озак эшли алмый. Менә мәсәлән, шәфкать туташы  Галина Шарова 38 ел үзе сайлаган хезмәтенә туры калган, бүгенге яшьләргә үрнәк, дип хезмәттәшен дә мактап алырга онытмады ул.  

 

«Ашыгыч ярдәм»  бүлегендә эшләүчеләрне алгы сызыкта, беренче авырлыкны үзләренә ала торган  медицина солдатлары, дияр идем мин, ди хастаханәнеӊ баш табибы Газинур Дәүлиев. Форсаттан файдаланып, Сезнеӊ аша аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, һәркайсына сәламәтлек, түземлек, гаилә бәхете, тигезлек телим, дип үзенеӊ теләкләрен җиткерде баш табиб.

Без дә үз чиратыбызда бу тынгы белмәс, катлаулы һәм четерекле хезмәт куючыларныӊ һәрберсен бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, иӊ изге теләкләребезне җиткерәбез!

Сонгы фото узизоляция кертелгнче төшерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб ашыгыч ярдәм