Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алинә туган йортына кайтты

Сайтыбызда Пыжмара авылында яшәүче Алинә Бариева хакында берничә тапкыр язма дөнья күргән иде. Хәтерләсәгез, сау-сәламәт туган Алинә 11 яшенә җиткәч, кисәк кенә авырый башлый.

Республика табиблары исә Алинәгә дүртенче стадия ак кан (лейкоз) авыруы дигән диагноз куялар. Табиблар дәвалый башлауга кыз инсульт кичерә, өч тапкыр реанимациядә ятып чыга. Аның өстенә аяклары, куллары һәм муенында тромблар барлыкка килә. Бер-бер артлы кичергән әлеге газаплы авыруларга чыдый алмаган бала биш көн комада ята.

Игелекле, рәхим-шәфкатьле авылдашлары Бариевлар гаиләсен язмыш сынавы алдында үзләрен генә калдырмады. Кем ничек булдыра шулай ярдәм итте. Пыжмара мәктәбе коллективы исә хәйрия концерты оештырып, Бариевларга матди ярдәм күрсәтте. Әлеге изге эшкә башка мәктәп коллективлары да кушылды. Сайтыбызда Алинә хакында язма дөнья күргәч, кеше кайгысына битараф булмаган бик күп райондашлар да без күрсәткән счетка акча күчергән. Күмәк хуҗалыклар, оешмалар да читтә калмаган. Бариевлар гаиләсе аларның һәммәсенә олы рәхмәт хисләре белдерә.

- Авыр вакытта безгә ярдәм кулы сузган изге күңелле райондашларыбызга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр күк. Аларның һәммәсенә ныклы сәламәтлек, тормышларында уңышлар, гаиләләренә тигезлек телибез. Үз яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтып, муллыкта яшәргә язсын. Кайгы җилләре беркемнең дә ишеген шакымасын, - ди Бариевлар гаиләсе.

Ә рәхмәтләрнең иң олысын, теләкләрнең иң изгеләрен Пыжмара мәктәбе директоры Рәниф Әхәтовка, укытучылар коллективына, укучыларга юллыйлар. Алар тырышлыгы белән башлангыч алган изге эш зур чарага әйләнеп, Бариевлар гаиләсенә күпме матди һәм рухи ярдәм күрсәтелде.

- Алинә бүгенге көндә әти-әнисе, якыннары янәшәсендә. Кәефләре яхшы, өйдә диварлар да булыша диюләре шулдыр инде. Аллаһы насыйп итсә, дүртенче чиректә Алинә өчен өйгә барып укыту оештырылачак. Алинәнең гаиләсе янәшәсендә булуына без бик шат, - ди мәктәп директоры Рәниф Әхәтов.

Алинә хәзер айга берәр атнага Казанга дәваланырга барып кайта икән, анализлары да яхшыра төшкән. Бу хәбәрне ишеткәч без бик сөендек. Ак хыяллары чынга ашсын да, Алинәгә әти-әни тигезлегендә, якыннары янәшәсендә бик бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250