Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аллаһ дәваны табиблар аша җибәрә

Мобиль поликлиниканың кабул итүен даими оештырсалар да шәп булыр иде.

Дөрестән дә, сырхау аяктан екса, тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәргә тырышабыз, сырхауханәдә ятып та дәваланабыз. Җәйге эссе көннәрдә үзем  дә район хастәханәсендә дәваланып какшаган сәламәтлекне бераз “сипләп” чыктым. Үзем мөрәҗәгать иткән невропотологлар Камил Вәкил улы Низамиев, Лилия Рифат кызы Вәлиева тирән белемле, тәҗрибәле, авыруларга игътибарлы һәм игътирамлы. Участок табибыбыз Ф.В. Соловьевтан, шәфкать туташы Фирдия ханымнан да уңдык. Гомумән, мин Балтач үзәк хастәханәсендә Гиппократ антына турылыклы табиблар һәм шәфкать туташларын эшли дип беләм.

Әмма кулыма каләм алуның төп максаты Балтач районына килеп хезмәт күрсәткән мобиль поликлиника турында иде. Безнең Карадуган зонасында алар 5 көн авыруларга хезмәт күрсәтте. Нигездә өлкән яшьтәге сырхаулар чакырылган иде. Бу нигезле фактор, чөнки өлкән яшьтәге сырхаулар бердән ерак юлны авыр кичерә, икенчедән, аларны кемдер йөртергә тиеш. Балаларның һәркайсы эштә, күбесе ипотека боговында. Кайбер белгечләр район сырхауханәләрендә җитешми дә. Әйтик, мин кан тамырлары буенча белгечлеккә күрендем( сосудистый хирург). Бик игътибарлы, җентекләп тикшерә, төпле киңәшләрен бирә, дәвалану курсы билгели. Авырулары үтә җитди булганнарга Республика клиник  сырхауханәсенә юллама да бирәләр. Кан анализлары кирәк булса, шунда ук лаборатория дә бар. Күзәтүләремнән кайсы гына табибка күренсәләр дә, кабул итүдән канәгать булып чыгалар. Мобиль поликлиниканың кабул итүен даими оештырсалар да шәп булыр иде.

Әлбәттә, поликлиниканың килүе шул участокта эшләүче шәфкать туташларына өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Иң элек участок шәфкать туташы Фирдия фельдшер-акушерлык пунктларыннан исемлекләрне җыя, амбулатор карталарны туплый, аннан белгечләргә төркемли. Һәр медпункт мөдире үз авыруларына кабул итү көнен хәбәр итә, килә алу - алмауларын ачыклый, килмәүчеләр урынына икенче сырхауны җибәрә. Өстәвенә көндәлек авыруларны да кабул итәләр. Карадуган медпунктында йөрәкне яздыралар, кан басымын үлчиләр, чират белән авыруларны белгечләргә җибәрәләр, чишенергә – киенергә ярдәм итәләр, медпункт белән поликлиника арасында ак халаттан  (көн шактый салкын) чабып кына йөриләр. Өлкән авыруларны җитәкләп кенә йөртәләр. Минем әз-мәз сызгалавымны белгән авырулар: “Шәфкать туташларына рәхмәт әйтеп газетага язарга кирәк” –диләр. Үзем дә нәкъ шундый фикердә идем. Дөрес, мин барлык шәфкать туташларын исемләп белмим. Шубаннан Рүзилә Фәсхетдиновага, Карадуганнан Фәридә Зәкиевага (төп җаваплылыканың өстендә иде бугай), Флера Галимуллинага, гомумән  бу көннәрдә  авыруларга сабырлык белән хезмәт күрсәткән барлык-барлык медперсоналга  олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Фидакарь хезмәтләре өчен Аллаһ аларның үзләренә рәхим-шәфкать күрсәтсен.

Фото: автор
                                                          

Әминә Мөхәммәтҗанова

Шубан авыл җирлегенең

ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобиль поликлиника