Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алманың шифалы үзенчәлеге

Алма төшендә йод күп. Әгәр көн дәвамында 5-6 алма төше чәйнәсәң, организмның йодка булган ихтыяҗы канәгатьләндерелә.

Ул холестерин күләмен нормага сала. Моның өчен көнгә ике алма ашау җитә. Алманың бу шифалы үзенчәлеге анда пектиннар күп булу белән аңлатыла. Аскорбин кислотасы фруктоза, магний да күп.

Арыган, нервланган, сәламәт яшәү рәвешенә омтылган кешеләргә исә алманың серкәсе ярдәм итә. Анда органик кислоталар шактый. 1 аш кашыгы алма серкәсенә 1 чәй кашыгы бал, 1 стакан җылы су кушарга һәм бу “коктейль»не иртән ач карынга эчәргә кирәк. Алма серкәсе эчү олы кешенең организмына көч кертә. Ул диетик продукт, аны төрле авырулардан терапевтик чара буларак та кулланырга була.

Алма шулай ук, ракка каршы көчле профилактик чара. Җимешнең кабыгында витаминнар 4-6 тапкыр күбрәк.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр