Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алоэ гөле

Алоэ яфракларыннан алынган сок җиңел үзләштерелә торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай.

Аңарда матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланырга була. Ул шулай ук йокысызлыктан саклый, организмның тонусын күтәрә, иммун системасын ныгыта.

Алоэны дәвалану өчен ел буе кулланырга була. Әмма дәвалану өчен 3-5 яшьтән ким булмаган үсемлекнең түбән һәм урта яфраклары гына яраклы. Яфракларны төптән кисеп яки сабагыннан сындырып алырга кирәк. Өзелгән яфракларны 3-4 сәгатьтән артык ачык һавада тотарга (бигрәк тә яктыда) ярамый, алар шифалы үзлеген югалта.

Өй шартларында сок алу өчен алоэның ян ботаклары 8-12 көн дәвамында суыткычның яшелчә саклау камерасында тотыла. Шуннан соң яфракларны кайнаган су белән яхшылап юып сыгалар һәм берничә кат марля аша сөзәләр. Шул рәвешле алынган сокны 3 минут дәвамында кайнатырга кирәк.

Шунысы мөһим, һәр очракта да алоэ белән дәваланырга ярамый. Иң беренче чиратта бу кан китү белән бәйле чирләргә кагыла (геморрой, күрем, аналык, ашказаны авырулары һ.б.). Бавыр һәм үт куыгы авырулары, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынган, цистит вакытында да алоэ белән дәваланут ыела.

Табиб белән киңәшергә онытмагыз.


Интернет челтәреннән алынды.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе