Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Альцгеймер авыруын кисәтү өчен нәрсә ашарга?

Кызганычка каршы, бу авыру өлкән яшьтә күпләрне сагалап тора...

Барлык авыруларны кисәтү өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.

Ә Альцгеймер авыруы булмасын өчен хәтер, баш мие өчен күнегүләр ясап торырга кирәк. Мәсәлән, кроссвордлар, башваткычлар чишәргә, шигырьләр, әсәрләр ятларга.

Әлбәттә, күп нәрсә тукланудан тора. Белгечләр бер татлы ризыкның Альцгеймер авыруын кисәтүгә ярдәм итүен ачыклаган.

Борынгы Грузиядә бу кондитер азыгын бездәге икмәк-тозга тиңләгәннәр.

Ул – козинак. Бал һәм чикләвекләрдән әзерләнүче тәмле десерт туклыклы һәм файдалы, баш миен иртә картаюдан саклый. Балдагы серотонин эмоциональ халәтне дә яхшырта. Чикләвекләр хәтергә яхшы йогынты ясый, баш миенең картаюын кисәтә.

Белгечләр козинакны даими кулланырга киңәш итә, чөнки ул Альцгеймер авыруына яхшы кисәтү чарасы булып тора, дип яза Кызыл таң.

Фото: kremlinrus.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалые ризыклар Альцгеймер авыруы