Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Апрель уртасына коронавирусның яңа дулкыны көтелә: бер ел элек булган хәлләр кабатланмасмы?

Белгечләр фаразлавынча, 15 апрельгә чир йоктыручылар саны тәүлегенә 12347гә җитәчәк (6 апрельгә 8328 кеше иде). Бу инде янә бер ел элек булган хәлләрнең кабатлануына, ягъни локдаунга китермәсме?

Апрель уртасына авыручылар саны артачак. «СберИндекс» лабораториясе Россиядә коронавирусның яңа дулкынын фаразлый. Белгечләр фаразлавынча, 15 апрельгә чир йоктыручылар саны тәүлегенә 12347гә җитәчәк (6 апрельгә 8328 кеше иде). Бу инде янә бер ел элек булган хәлләрнең кабатлануына, ягъни локдаунга китермәсме?

Бердәнбер юл

Коронавирустан саклануның бердәнбер билгеле ысулы – ул вакцинация.  «Спутник V» Россия вакцинасы исә гомуми халкы 1,5 млрд кешедән артык булган 59 илдә теркәлгән. Аның нәтиҗәлелеге 91,6 процентны тәшкил итә. Моны дөньядагы иң абруйлы медицина журналларының берсе – The Lancet та раслый. Башка вакциналар да тиздән киң кулланышка чыгачак дип ышандыралар.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Россиядә 7 миллионга якын кеше (илнең гомуми халкы – 146,24 млн кеше. – Ред.) вакцинаның бер компонентын булса да ясатып өлгергән инде. Бер ай элек кенә бу сан 4 млн тирәсендә иде. Прививка кадатучыларның күпчелеге Чукотка (14,13 процент) һәм Ненец (8,82 процент) автоном округларында. Аннан соң Мәскәү, Сахалин, Белгород, Магадан һәм Мәскәү өлкәләре килә. Бу төбәкләрдә прививка ясатучылар саны 7 процентны тәшкил итә. Вакцинаның ике дозасын да алучылар күрсәткече 4,72 миллионга җиткән. Татарстанда исә вакцинаны 152787 кеше ясаткан. Икенче дозаны 97595 кеше алган.

Вакцинаны зур партияләр белән бөтен ил буйлап тараталар. Шәһәрдә дә, авылда да моңа ихтыяҗ бар. Мәгълүм булганча, коллектив иммунитет формалашсын өчен ил халкының иң кимендә 60 проценты вакцина алырга тиеш.

– 1 апрельдә прививка ясаттым. Ленин туган көнендә – 22 апрельдә икенче дозасын алачакмын. Истә калдырырга да җиңел булды, ике бәйрәм арасында булды бу, – ди биолог булып эшләүче Татьяна ханым. – Үземне начар хис итмәдем, хәзер дә хәлем әйбәт. Мәҗбүриләү булмады. Теләгән һәр кеше үзе язылды, үзе сырхауханәгә барып кадатты.

Казаннан Диләрә Хөснетдинова «Спутник V» вакцинасын 21 гыйнварда ук ясаткан. Коронавирус белән авырмаган, әмма куркып, борчылып торудан арыган.

– Вакциналарга теләсә нинди мөнәсәбәттә булырга мөмкин. Тик мин дөньяның элеккечә сәламәт булуын бик телим. Вакцина кадатуымны моңа үземнән өлеш дип саныйм, – диде Диләрә. – Укол урыны аз гына авыртып торды инде. Бераз температура да булды кебек. Вакцинага һәркемнең организмы үзенчә җавап бирә.

«Спутник V» вакцинасын спортчылар да сайлый. Күптән түгел «Рубин» футбол клубы баш тренеры Леонид Слуцкийның прививка ясатуы билгеле булды. Шушы көннәрдә УНИКС баскетбол клубы вәкилләре дә вакцина кадаткан икән.

Баш тренер Димитрис Прифтис әйтүенчә, бу инде алар өчен вакцинаның икенче дозасы.

– Пандемия – глобаль проблема ул, барыбыз да борчылабыз. Мин бик күп кешеләр белән аралашам, самолетта очам. Тормышым куркыныч астында кала бирә. Мин әле коронавирус белән авырмадым. Грециядәге табиблар белән киңәшләштем. Алар вакцинаның куркыныч түгеллеген раслады, прививка ясатырга кушты. Беренче тапкыр ясатканнан соң, баш авыртып торды, – дип сөйләде ул.

Бер ел элек…

2020 елның 25 марты. «Локдаун» дигән сүзне әле бу вакытта ишетеп кенә беләбез. Бу көнне Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык төбәкләренә үзизоляцияләү режимын игълан итте. Эшләми торган атналар, дистанцион рәвештә укулар, күп кенә чараларның кичектерелүе, зур сәүдә нокталары, күңел ачу урыннарының эшләмәве… Локдаун, ягъни кырыс үзизоляция чоры башланды. Болардан соң бер ел үтте. Ул арада күп кенә вакыйгалар беренче тапкыр пандемия шартларында, яңа төрле форматларда узды.

Мисал өчен, 2020 елның 4 мартында Мәскәүдә коронавирус сораулары буенча беренче «кайнар линия» телефоны эшли башлады. 25 апрельдә Россиядә беренче күмәк онлайн кичә (вечеринка. – Ред.) оештырылды. Аңа катнашучылар ZOOM кушымтасы аша кушыла алды. 9 Майда «Үлемсез полк» тәүге тапкыр онлайн форматта узды. 8 июльдә Мәскәүдә пандемиядән соң беренче зур концерт оештырылды. Августта дөньядагы беренче вакцина теркәлде.

Инде вакциналар да бар, хәзер тагын бер локдаунны булдырмау да кешенең үзеннән, аңыннан һәм мантыйгыннан гына тора.

 НИЧЕК ВАКЦИНА ЯСАТЫРГА?

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы билгеле:

  •     Россия дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ);
  •     Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
  •     122 бердәм номеры аша;
  •     Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;
  •     Сырхауханәләрнең контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

Россиянең баш санитар табибы Анна Попова сүзләренчә, илнең төрле төбәкләрендәге 40 процентка якын кешенең коронавируска каршы антитәнчекләре бар.

Джонс Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, дөньяда кооронавирусны 131828728 кеше йоктырган, 2861100 кеше үлгән.

Авыручылар саны буенча беренче урында АКШ тора (30785390). Икенче урында – Бразилия (13013601), өченчедә – Һиндстан (12686049). Франция 4893971 авыручы белән дүртенчелекне били. Бишенче урында Россия – 4538101 кеше.

Россиянең 40тан артык төбәгенә «ЭпиВакКорона» вакцинасының беренче партиясе таратылды. 230 мең комплект вакцинадан 250 мең кеше файдалана алачак.

 

Ватаным Татарстан

Чулпан Гарифуллина

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 яңа дулкын