Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Арча районында мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре 30дан артык укучыга норовирус йоктырган

Роспотребнадзор мәктәп укучыларының күпләп агулануына бәйле очракны тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Арча районында 30дан артык укучыга мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре норовирус йоктырган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Арча районында күпләп агулануга бәйле очракны тикшерү нәтиҗәләренә багышланган матбугат походы вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Мәктәптә төрле хилафлыклар ачыкланган. Алар санитария-дезинфекция режимы, хезмәткәрләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәвенә кагыла. Биредә эшләүчеләрнең тиешле күләмдә медицина тикшерүен барысы да узмаган. Шулай ук кирәк-яракны куллану тәртибе бозылган: әзер һәм чи продуктларны ваклау өчен бер үк инвентарь кулланылган. Аш пешерүчеләрнең берсе авырып киткән һәм чәршәмбедән эшкә чыкмаган, аны ризык әзерләүдә катнашырга тиешле булмаган кухня эшчесе алыштырган. Персоналны тикшергән вакытта, ике хезмәткәрдә (аш пешерүчене дә кертеп) норовирус табылды», - дип искәртте ул.

Казанбаш мәктәбендә җомгага кадәр дәресләр булмаячак, ашханәне ябу турындагы материаллар Арча район судына тапшырылган. Вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк. Алар 70 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.

«Бүгенге көндә 30 бала хастаханәдә дәвалана. Моннан тыш, башка балалар да медицина күзәтүе астында», - дип искәртте Любовь Авдонина.

11 февральдә көндез Арча районының Казанбаш авылында балаларның күпләп агулануы билгеле була. Роспотребнадзорга эчәк инфекциясе очраклары турында 32 ашыгыч хәбәр килә, Казанбаш гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студенты зыян күрә. «Кискен эчәк инфекциясе» диагнозы куелган 36 укучы, бер укытучы һәм көллият студентын хастаханәгә китерәләр.

Зыян күрүчеләрнең барысы да Казанбаш мәктәбе ашханәсендә төшке ашны ашаган, шуннан соң Арча үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Җирле хастаханәдән 30 баланы, бер укытучыны һәм зыян күргән укучының туганын Казанның Республика клиник инфекция хастаханәсенә озатканнар. Биредә зыян күрүчеләрнең интенсив симптоматия курсы үткәннән соң хәлләре яхшыруга таба киткән.

Күпләп агулану турындагы хәбәрдән соң урынга Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре бригадасы юл тота. Берничә сәгать үткәннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең ашыгыч утырышын үткәрергә йөкләмә бирә.

Тикшерүчеләр мәктәптә һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү предприятиесендә тентү үткәрә һәм куллану вакыты чыккан продукциягә тап була. Белгечләр шулай ук администрациянең мәктәп территориясендә  куллану вакыты чыккан продукцияне юк итү омтылышына бәйле дәлилләргә юлыга. Хәзерге вакытта 9-10 февраль көннәрендә мәктәп ашханәсе менюсында йомырка тәбәсе һәм тавык фаршы булуы ачыкланган.

Татарстан тикшерү комитеты санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгаткан.

 

Фото: архив/Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: норовирус