Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Арчада ислемайдан агуланмаганнар

Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган... Юк, хушбуй исеннән агуланып булмый икән

Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар  исә  агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Кызлар – нечкә күңелле...
Билгеле булганча, әлеге хәл­не Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытында конт­рольгә алды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгеч­ләре дә читтә калмады. Хокук органнары хәбәр иткәнчә, РФ Тикшерү комитетының респуб­лика буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Ә хушбуй кыйссасы болайрак була. Моңа кадәр “Charme pretence” хушбуен сибенгән кыз аның бернинди зыянын да күр­мә­гән. Бәясе дә кыйммәт түгел, 50 сум тирәсе генә. Әмма үзенә килешсә дә, исе ике дистәгә якын студентны аяктан ега язган. Тәнәфес вакы­тында ислемайны икенче кыз сибе­нергә сорап торган. Кызганмаган, биргән, әмма нәтиҗәдә 17 студент һәм вахтада утыручының хәле начарлана башлаган. Дөрес, алар арасында хастаханәдә ятудан баш тартучылар да бар.

– Без мәктәпкәчә белем бирү бүлеге төркемендә 22 кыз укыйбыз. Психология дәресе алдыннан сабакташыбыз күбрәк сибен­гән, ахры. Исе бүлмәгә таралып, элек беребезнең хәле китте. Аннан башкалар да үзен начар хис итә башлады. “Ашыгыч ярдәм“ машинасын күргәч, борчылучы­ларның саны тагын да артты, – ди әлеге вакый­ганың шаһиты булган бер студент.

Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова әй­түенчә, хушбуй исе бары 5-6 кешегә генә авыр тәэсир иткән. “Кызлар – нечкә күңелле затлар. Берсенең хәле начарайганын кү­реп, икенчесе, өченчесе дә борчылган. Кызгана, елый башлаганнар. Шунлыктан кемнеңдер кан басымы төшкән, кемнекедер менгән. Температурасы күтәре­лү­че­ләр дә булган. Транспортта барганда да башка кешеләрнең хушбуй исен­нән чигәләр авырта башлый бит. Менә бу кыз да күбрәк сибенгән, күрәсең, – ди Гөлнара Фидаил кызы. – Бәлкем, бүлмәдә һава да җитмәгәндер. Ягулык сезоны башланды бит. Өстәвенә тукланмаганнар да. Төшке аш вакыты яңа гына җитеп килә иде. Укытучы исә кәе­феннән зарланмады. 17 студент­ның ба­рысының да хәле яхшы, хаста­ханәдән чыктылар инде.

Ислемай исеннән агуланып булмый
Район хастаханәсенә шылтыратсак та, җитәкчеләр белән элемтәгә кереп булмады. Хушбуйдан агуланып булу-булмауны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казандагы 7 нче хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллинадан белештек. Табиб әй­түенчә, хушбуй сибү берничек тә агулануга китерә алмый. Андый хәлнең бөтенләй булганы юк икән. Әмма сибенә торган мат­дәләрне эчкән очракта агулану ихтималы бар.

– Арчага үзем дә бардым. Әлеге мәсьәлә буенча федераль белгеч­ләр белән дә киңәш­ләш­тек. Бу – бернинди дә агулану очрагы түгел. Хушбуй исе аллергия китереп чыгарган. Хастаха­нәгә эләгүчеләргә токсик-ал­лергия реакциясе дигән диагноз куелган. Һәр кеше исне төрлечә кабул итә. Хушбуй кибетләренә кергәч, берәүләрнең күзе әче­тергә, икенчеләрнең бите кызыша башларга мөмкин. Кем­гәдер бер-ике тапкыр сибү дә җитә, кемгәдер коену да аз. Авыр исле яки исе озак саклана торган хушбуйларны бик аз күләмдә генә кулланырга кирәк. Эфир майлары күбрәк булган, кыйм­мәтлерәк хушбуй сайлау отышлы. Арча студентының хушбуенда эфир майлары бик аз булган. Әмма бернинди агулы матдәләр дә табылмаган, – ди белгеч. Әлеге шау-шулы очрактан соң Арча көллиятендә нәрсә үзгәрә­чәк?

– Студентларга хәзер уку йортына сиптерә торган дезодорант, хушбуйлар алып килмәскә куштык. Өйләрендә, әйтик, кинога, концертка барганда куллана алалар. Хәзер 900 бала да сибенә башласа нишләрсең? Әмма гигиена турында да онытырга ярамый. Тулай торакта юыну өчен бөтен шартлар да бар. Линейкада чама белү кирәк­леген барча студентларга да аң­латтык. Булачак укытучы, тәрбия­челәрнең культурасы булу да мөһим. Химик матдәләрнең үзен­чәлеге хакында сөйләргә дә җай чыкты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, – ди көллият директоры.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 12.10.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: духи

2
X