Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Арпа ник чыга?

❓Еш арпа чыга. Моның сәбәбе нидә?

Арпа ешрак пычрак керүдән, алтынсу стафилококк инфекциясеннән чыга. Күз кабагы ялкынсына, үлекле төер барлыкка килә. Бу вакытта гигиена таләпләрен үтәргә тырышыгыз. Күзне 3-4 сәгать саен җылымса су белән чайкарга яки суга манылган мамыклы диск белән сөртергә кирәк. Тырнак гөл, шалфей яисә ромашка төнәтмәсе әзерләсәгез яхшы, ул күзнең лайлалы тышчасын йогышсызландыра.

Үлек үзе өлгереп җитәргә тиеш. Аны сытмагыз, ул ялкынсынуны тагын да көчәйтәчәк, катлаулануларга китерергә мөмкин. Арпаны җылытырга, компресс куярга ярамый. Табиб киңәш иткән антибактериаль мазь яки күз даруы сөртергә кирәк.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арпа