Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Арпадан сакланабыз

Күбебез күзгә арпа чыгудан интегә. Арпа — инфекцион характердагы ялкынсынулы күз авыруы. Арпа чыкканда бернинди дә косметика кулланырга ярамый.

Арпа бөтен күзне томалап, бик зур булып чыкканда, табибка барырга киңәш ителә. Шулай ук арпадан саклаучы халык киңәшләре дә бар.

* Алоэ гөленең бер яфрагын кисеп алып, әйбәтләп юыгыз, сутын сыгып, 1:10 өлештә кайнаган су белән эретегез һәм шуның белән чылатылган мамыкны күзгә куеп торыгыз.

* Киптерелгән 10-15 календула чәчәгенә бер стакан кайнаган су салып төнәтегез, компресс ясау өчен кулланыгыз.

* 50 грамм ромашка чәчәге, 50 грамм ялан җитене (очанка) үләненә бер стакан кайнаган су салып, 10 минут тотыгыз. Катнашманы марляга салып, арпага куегыз.

* Арпаның беренче билгеләре күренә башлагач ук, кичекмәстән, ромашка суыннан яисә бор кислотасыннан ясалган кайнар компрессны ике күзгә дә куярга кирәк, чөнки арпаның бер күздән икенчесенә күчүе бар.

* Өйдәге тәрәзә парын чиста кул белән сөртеп алып, шуның белән күзне сыпырырга да куша халык.

Күзләр матур һәм сау-сәламәт булсын өчен:
* Петрушканы ваклап турап, күзләргә куеп торыгыз.
* Бәрәңгене кабыгы белән пешереп, урталай ярып, күз тирәсенә куегыз.
* Чәй пакетына кайнар су коегыз да, сыгып, суыткычка куеп торганнан соң, күзләргә компресс ясагыз.
* Бер тамчы балга аз гына су тамызып, шуны пипетка белән күзләргә салсагыз, күрү сәләтен арттырыр.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арпа