Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ашап дәваланабыз: җир җиләге - "Шәһри Казан"

Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан").

Файдасы:
Җир җиләге пектин, шикәр, тимер, кальцийга, С витаминына бай.

Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.

Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.

Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган.

Зыяны:
Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә җир җиләген чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

Җиләк аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Кечкенә балаларга да табиб белән киңәшләшеп, аз-азлап кына бирегез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиләк-җимеш