Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенгә коронавирус белән бәйле вәзгыять

Коронавирус йоктырган 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда бүген 33 яңа COVID-19 очрагы ачыкланган һәм алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган дип табылган. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйләрендә дәвалана.

Гадәттәгечә купчелек авыручылар рәтен урта яшьләрдәге кешләр тулыландыра, бүген алар - 12, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 9, 70тән 80гә кадәр - 6, 50дән 60ка кадәр - 3, 18дән 30га кадәр - 2 һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр бер кешедә яңа таҗлы вирус табылган.

Казанда - 18 кеше, Биектауда - 3, Сабада - 2, Яр Чаллы, Актаныш, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Нәтиҗәдә, Татарстанда, 16 июльгә барлыгы 5126 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3979 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 31е-узган тәүлектә.

Татарстанда COVID-19дан 26нчы үлем очрагы расланган. Яр Чаллыда 1949 елда туган татарстанлы вафат булган.

19 майда 2нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә коронавирус йогышының һәм пневмониянең авыр формасы булган, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен өзлегүләре белән китерелгән. Хәленең авыр һәм ИВЛда озак булуы сәбәпле аны реанимация бүлегенә күчергәннәр. Булган авырулары фонында дәвалау халәтенең яхшыруына китермәгән, пациентның хәле бик авыр булган. 23 майда ул вафат булды.

Бу катлаулы клиник очрак булу сәбәпле, мәет материалын тикшереп, озак вакытлы патолого-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк булды. Үлем сәбәбе - CVID-19 коронавирус йогышы икәне расланган. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус