Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыл табиблары

Куныр авылында туып-үскән Гөлшат Шәрәфетдинова белән Габдулла Гомәров гомерләренең 35-40 елын авыл халкы өчен игелекле хезмәткә багышлыйлар.

Гөлшат авылның фельдшер-акушеры, Габдулла мал табибы буларак авылдашлары өчен күпме игелек кылган кешеләр. Шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, борчылулар, хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын алар үзләре генә белә.
Табиб гомере буе үз-үзенә хуҗа кеше түгел. Аның эш сәгатьләре дә юк. Ул вакыт белән исәпләшми эшли. Көне буе эшләп кайткач, ишек шакып чакыруга, авыл фельдшеры да, мал табибы да кырык эшен кырык якка ташлап ярдәмгә ашыга. Чөнки авырлык килгән, гомерләр кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда. Тик хезмәтләре никадәр генә авыр булса да, Гөлшат ханым да, Габдулла әфәнде дә зарлануны белми.
Тәҗрибәле, үз эшенең чын осталары булган Гөлшат белән Габдулланы Куныр халкы гына түгел, күрше-тирә авылларда бик хөрмәт итә. Чөнки кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсен алар беркайчан да кире бормый. Алар турында кемнән генә сорасаң да: "Гөлшат, Габдулла турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә, аз булыр кебек. Кайчан барма, капкалары ачык була. Аларның хезмәтен аңлап яшәгән тормыш иптәшләренә дә зур рәхмәт", диләр.

Авыл табиблары дигән горур исемне лаеклы йөрткән Гөлшат Шәрәфетдинова белән Габдулла Гомәровның киләчәкләре башкарган хезмәтләре кебек уң булып, илһамланып эшләү нәтиҗәсенең баллы җимешләрен әле бик күп еллар татып яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250