Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыру дуңгызлар — инфекция чыганагы

Бүгенге көндә илебезнең төрле төбәкләрендә куркыныч авыруның 134 очрагы теркәлгән.

Африка чумасы турында 2007нче елның декабрендә үк сүз алып бара башладылар. Чечня Республикасында башланып, ул Россиянең күп кенә өлкәләрен «йөреп» чыккан. Бүгенге Африка чумасы безнең республикага якынлаша төште. Оренбург өлкәсендә - Тоцк районы Кирсановка авылында чума чире кабынып китү очрагы теркәлде (шәхси эшмәкәр Е.Шеховцова хуҗалыгында). Шулай ук Саратов өлкәсе Вольский районы Терсин авылы территориясендә яңа чир кабынып китү очрагы теркәлде.
Инфекция кертү һәм шактый икътисадым югалтуларны булдырмас өчен профилактиканың мәҗбүри чараларын үтәргә кирәк. Беренчедән, дуңгызчылык хуҗалыклары ябык режимда эшләргә тиеш. Икенчедән, дуңгызларның кыргый хайваннар белән элемтәсен булдырмаска кирәк. Өченчедән, гражданнарның шәхси хуҗалыкларында дуңгызларны ябык урында асрауны тәэмин итәргә кирәк (ягъни, һавага чыгарып йөрмәскә). Дүртенчедән, дуңгызларга кулланудан калган азык калдыкларын термик эшкәртүдән башка ашатмаска тәкъдим ителә. Дуңгызларны һәм ит продуктларын санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында һәм ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз. Дуңгызлар кинәт үлгәндә, үзләрен гадәти булмаганча тоткан очракта кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә. Африка чумасының бик тиз таралуы һәм куркыныч дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, профилактик эш республикага вирус керүгә юл куймауга юнәлтелергә тиеш. Әгәр фермада инфекция килеп чыкса, ашыгыч чаралар күрелә, дуңгызлар юкка чыгарыла, абзарлары һәм инвентарь дезинфекцияләнә. Әлеге фермага дуңгызларны ярты елдан соң гына кертергә мөмкин. Авыру очракларын ачыкласагыз, (843) 277-69-57 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250