Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырырга язмасын, ашыгыч ярдәм чакыртуны түләүле итәргә җыеналар

Финанс министрлыгы бушлай медицина ярдәме күрсәтүне бары тик кайбер кешеләр һәм авырулар өчен генә саклап калырга тәкъдим итә.

Эшләүче өлкән яшьтәге кешеләр ашыгыч ярдәм машинасын елына дүрт тапкыр гына бушлай чакырта алалар. Калган вакытта - түләүле. Ә терапевтка елына 8 тапкыр гына бушлай күренә алалар. Югары квалификацияле табибларга күренү һәм ял көннәрендә пациентларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак. Шулай ук стационар дәвалану елына ике тапкырдан артып киткәндә дә гражданнардан түләү алыначак.
Финанс министрлыгы боларны финансларны экономияләү максатында тәкъдим итә. Тик шунысы да бар, күп кенә депутатлар һәм сәясәтчеләр моны гражданнарның РФ Конституциясендә күздә тотылган бушлай сәламәтлек саклау хокукына каршы килә дип саный, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Фото: http://oktvesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250