Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авылларда маска кимичә йөрүчеләр күренә

Коронавирус чиренә каршы тору, аны таратмау максатыннан бөтен кушкан таләпләрне үтәргә бурычлыбыз. Бу, кемнәр өчендер көлке тоелса да, үз-үзеңне саклау һәм бүтәннәргә зыян китермәү өчен шулай эшләнә.

Көлке көлә килә, артыңнан куа килә бит әле ул. Ни генә дисәк тә, инде Аллаһы Тәгалә сакласын, берәүгә дә рухи яктан да, сәламәтлек ягыннан да газап чигәргә язмасын.

“Кибеткә чыккан идем, – дип шалтырата зур гына авылдан бер апа .– Маска, перчатка кигән кешене бик сирәк күрдем. Урам тулы кеше, перчаткалары да юк, маска да япмаганнар. Әйтә башлаган идем, көлделәр генә, каратин бетте бит инде ул, диләр. Әнә, Балтачта бөтен кеше эшли, урам тулы машина, кеше диләр. Ник, иптәшләр, нәрсә дигән сүз инде бу, бар дөнья газап чигә, дәүләт безне ничек тә саклап калырга тырыша, ә без тыңламыйбыз. Үзебезне, балаларны, якыннарны сакларга ирек бирегез инде, ваемсызлык күрсәтеп, аңламыйча йөрүчеләргә әйтүем, авыр әйбер түгел бит маска элеп, перчатка киеп йөрү.”

Менә шундый шалтыратуларны еш кабул итәбез. Сак булыйк, сакланыйк райондашлар! Эшләргә туры килгәннәргә сүз әйтеп булмас инде, эшләмәгәннәр өйдә генә торыгыз инде, зинһар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маскы белэн фоталарга генэ тошэлэр

    Теги: коронавирус үзизоляция