Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыру йоктырмагыз!

Бөтендөнья кеше папилломасы вирусына каршы көрәш көнүзәк мәсьәлә булып кала.

Кеше сәламәтлегенә нинди генә авырулар янамый! Кайберләре нәселдән, тумыштан бирелсә, кайберләре тышкы факторлар йогынтысында, яисә кешенең үз игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Мәсәлән, кеше папилломасы вирусы. Бу хәвефле авыруны кеше күп очракта үзенең саксызлыгы һәм дөрес тормыш алып бармавы нәтиҗәсендә йоктыра. Вирус җенси юл белән йога. Туган вакытында әнисеннән балага да йогарга мөмкин.

Башкортстан Республика тире-венерология авырулары дис­пансерының табиб-дерматовенерологы Галия Төхвәтуллина әйтүенчә, кеше папилломасы вирусының йөздән артык төре билгеле. Гадәттә авыруны 30 яшькә кадәр йоктыралар. Вирус эләктерү хәвефе аеруча түбәндәге төркем кешелә­рендә югары: иртә җенси тормыш башлаучылар, бер­ничә партнер белән мөнәсәбәттә яшәүчеләр, җенси юл белән күчкән авырулары булганнар, иммунитеты какшаганнар, аборт эшләткән хатын-кызлар һәм башкалар.

– Вирус йокканнан соң 1-3 ай вакыт үткәч, кешенең тәнендә (ирләрдә дә, хатын-кызларда да җенси органнар тирәсендә) кондиломалар – аксыл-ал төстәге йомшак очлы сөялләр барлыкка килә, – ди табиб. – Иммунитеты көчле кешеләрдә вирус озак вакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин.

Кондиломаларның үзеннән-үзе юкка чыкмавын да билгеләде Галия Нургали кызы. Кондиломалар авыртырга, кычытырга, канарга мөмкин. Бу очракта икенчел бактериаль һәм гөмбәчекле инфекция кушыла. Вирусның кайбер төрләре яман шеш китереп чыгарырга да мөмкин.

– Кондиломалар сыек азот криодеструкциясе, электрохирургия кисүе, лазер терапиясе юлы белән алып ташлана. Иммунитетны ныгыту буенча чаралар күрелә, – ди табиб-дерматовенеролог. Сөялләрне алдыргач, вирусның партнерга йогу хәвефе кими төшә. Презервативның папиллома вирусын йоктырмауда нәтиҗәлелеге исбат ителмәгән, шулай да аны кулланырга кирәк, чөнки ул башка күп җенси инфекцияләрдән саклый.

Табиб билгеләвенчә, вирус ачыкланса-ачыкланмаса да даими анализлар тапшырып, тикшерелеп яшәргә кирәк. Хә­вефле папилломавирустан саклануның иң гади ысулы – аз таныш булган, ышанычсыз партнер белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тарту.

– Кеше папилломасы вирусының кайбер хәвефле төрләреннән вакциналау да бар. Ул аналык юлы яман шешен кисәтүгә юнәлтелгән. Безнең илдә ул прививкаларның Милли календаренә керми, аны түләүле клиникаларда гына ясатырга була, – ди Галия Төхвәтуллина. – Ә профилактикага килгәндә, шуларны истә тотарга кирәк: бер генә ышанычлы кеше белән мөнәсәбәтләрдә булырга, сәламәт тормыш алып барырга, гигиена әйберлә-ренең (кырынгыч, мунчала, сөлге, сабын һ.б.) үзеңнеке генә булуы мотлак.

Җенси юл белән бирелүче инфекцияне табибсыз, үзең дәвалау белән шө-гыльләнүнең бик хәвефле булуын да кисәтә табиб, дип яза Кызыл таң.

Ләйсән Якупова.

Фото: kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вирус