Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыруның телен кисеп, яңасын теккәннәр

Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир кеше үзен шактый күптән начар хис итүнә карамастан, табибларга күренергә ашыкмаган.

Чыдар әмәле калмагач, аны дәваханәгә салганнар һәм бик куркыныч диагноз куйганнар. Пациентның телендә яман шеш авыруы табылган. Авыру инде дүртенче стадиягә җиткән булган. Республика онкодиспансерында авыруның телен кисеп алудан кала әмәл таба алмаганнар. Ләкин савыкканнан соң да пациент сөйләшә алсын өчен, табиблар уникаль операция уздырган. Пациентның үз муен мускулын алып теле урынына тегеп куйганнар һәм пластик операция ясаганнар. Операция берничә сәгать дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган. - Шеш телне тулысы белән басып алган булган, муендагы лимфа бизләренә дә метастазалар киткән иде, - дип сөйләгән бүлек мөдире Сергей Алексеев. Хәзер пациентка нур терапиясе узарга һәм яңадан сөйләшә, мөстәкыйль рәвештә туклана алсын өчен бик озак реабилитация узарга туры киләчәк.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев