Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырып савыкканнан соң тагын күпме вакыттан коронавирус йога?

Коронавирус белән авырып савыккан кешеләрнең организмында әлеге чиргә карата иммунитет барлыкка килә, әмма озакка түгел, ди табиблар.

Әлеге хәвефле инфекция яңадан да йога икән. Тик менә күпме вакыттан соң авырып савыккан кешегә ул янә эләгергә мөмкин?

Күренекле вирусолог Александр Чепурнов бу җәһәттән белдерү ясаган.

Өч-дүрт ай үткәч, коронавирус белән авырып савыккан кешенең канында әлеге инфекциягә каршы торучанлык сәләте бирүче биоантитәнчекләр күләме азая башлый.

Биш-алты айдан соң алар организмда бөтенләй калмый диярлек. Менә шушы вакытта кеше яңадан коронавирус инфекциясе эләктерергә мөмкин, дигән вирусолог.

Шул ук вакытта сезонлы инфекцияләр чорында дөрес киенеп, дөрес туклану бик мөһим, чөнки вируслар нәкъ менә өшегән кешегә ябышырга гына тора, ә витаминнарга бай азык адәм баласының иммунитетын ныгытырга булыша, дип ассызыклаган ул, дип яза Кызыл таң.

 

vesti.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19