Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ай-һай, вай-фай зыянлы, диләр бит...

Чыбыксыз челтәр буенча мәгълүматларны тапшыручы смартфон, роутер, ноутбук һәм башка девайслардан нурланышның ир-егетләрдә тестостерон дәрәҗәсен киметүе ачыкланган.

Америка галимнәре вай-фай (wi-fi) җайланмаларыннан файдалануның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга сәләтле булуын исбатлады. Чыбыксыз челтәр буенча мәгълүматларны тапшыручы смартфон, роутер, ноутбук һәм башка девайслардан нурланышның ир-егетләрдә тестостерон дәрәҗәсен киметүе ачыкланган.

Моннан тыш, wi-fi, шулай ук, үзәк нерв, эндокрин һәм вегетатив системаларга тискәре йогынты ясый, психологиянең бозылуына китерә, күзәнәкләрне (апоптоз) һәм ДНКны җимерә.

Чыбыксыз челтәрләрдән нурланышның озак дәвам иткән тәэсирендә кеше канының биохимик күрсәткечләре нормадан тайпыла, органнар тукымаларында үзгәрешләр активлаша. Белгечләр, балаларның ныгымаган организмнарына бу аеруча зарарлы йогынты ясый, ди.

Тикшеренүчеләр сүзләренә караганда, гаджетларны бөтенләй кулланмыйча яшәп, wi-fi нурланышыннан килгән зыянны минимальләштерергә мөмкин. Әлеге проблеманы, шулай ук, челтәрле кабель хәл итә ала.

Чыбыксыз челтәргә тоташтыру нокталарын эш һәм йокы урыннарыннан ераграк урнаштырырга киңәш итәләр. Роутерны кеше яшәми торган бүлмә, коридорга урнаштырырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вай-фай