Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аякны төнлә көзән җыеруның сәбәпләре нидә?

Төп сәбәбе – электролит (матдәнең төрле состав өлешләргә аерылырлык эремәсе) баланс бозылу, ягъни кальций, калий, магний тозлары югалу.

Икенче сәбәп остеохондроз, кан әйләнеше бозылу, умырткалыктагы бүсер аркасында булуы мөмкин. Физик киеренкелектән, кан тамырларының варикоз киңәюеннән дә шулай була. Шуңа да флебологка һәм невропатологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу вакытта беренче ярдәм – аяк мускулларын тарттыру. Балтырлар кысылса, аяк очларын үзегезгә тартыгыз. Кул бармаклары белән аягыгызга тартылыгыз, аяк табаннары идәндә торырга, үкчә күтәрелмәскә тиеш. Биш-җиде тапкыр кабатлагыз. Бу позада берничә секунд тоткарланып торырга тырышыгыз. Өченче күнегү – аяк очына басыгыз, кулларыгызны өскә күтәрегез, аннары үкчәгезне төшерегез. Ун тапкыр кабатларга кирәк. Авыр физик эштән соң, озак вакыт аягөстендә булырга туры килгәндә, берничә минут ятып торырга вакыт табыгыз. Яткач, аякларыгызны өскә күтәреп куегыз.

Кич белән бераз җәяү йөреп керү дә булыша. Җылы ванна, массажның да файдасы бар. Ә менә салкын суда йөзү, мунчадан соң карда аунау, киресенчә, хәлегезне катлауландыра гына.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзән җыеру