Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бала авырып киткәндә: пособие түләү буенча кертелгән яңалыклар турында

Җиде яшькә кадәрге чирләп киткән балаларны тәрбияләгән кешеләргә пособие түләү буенча 1 сентябрьдән яңалыклар кертелде. Хәзер ул хезмәт хакының 100 процентына тигез күләмдә биреләчәк.

Әбигә дә ярый, бабайга да…

Көз җиттеме, балалар күпләп авырый башлый. Сәбәбе дә бар: елак һава торышы үртәп кенә тора, җәй көнендә төрле җиргә ял итәргә таралышкан бала-чага бергә җыела, вируслар алар аралашканны саклап кына тора. Бу чорда әти-әниләргә бигрәк тә авыр. Эштән китеп булмый, гел сорап йөрү дә уңайсыз. Җитмәсә, моңа кадәр хезмәт стажың  җитәрлек булмаса, акчасы да бик аз иде. 1 сентябрьдән исә хәлләр үзгәрде. Президент Владимир Путин, хезмәт стажы күпме булуга карамастан, 7 яшькә кадәр авыру балаларын караучыга акчаны уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә бирергә дигән инициатива белән чыкты (элек моның өчен 8 ел стаж таләп ителде). Дөрес, пособие 1 көнгә 2434 сум 25 тиеннән арта алмый. Хәер, мондый сумманы алу өчен уртача хезмәт хакы да шактый зур, якынча 74 мең сум булырга тиеш. Артыграк икән, чикләү, әлбәттә инде, котылгысыз. Шуңа күрә дә зур акчалар алып эшләгән кеше баланы карарга  хезмәт хакы кимрәк булган әби-бабай яки берәр туганын тәгаенләсә, отышлырак булачак. Әти-әнидән тыш, башка туганнарның да бала тәрбияләргә хокукы бар. Әмма бер шарт белән. Аларның эш урыннары хезмәт килешүе нигезендә билгеләнергә тиеш. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә әни кеше 3 яшькә кадәрге баланы тәрбияләү өчен декрет ялына чыккан булса, әти кеше больничный рәсмиләштереп, пособие алырга мөмкин.

Чикләү

Эшкә яраксызлык кәгазе күпмегә бирелә? Монда да чикләүләр бар. Больничный буенча пособие ел дәвамында 60 календарь көнгә генә түләнә. (Төрле вакытта төрле авырулар белән чирләгән көннәр барысы бергә санала.) Бик җитди авыру булганда, бу  вакыт 90 көнгә кадәр озынайтылырга мөмкин. Мондый карарны медицина учреждениесенең табиблар комиссиясе кабул итә. Әгәр бала инвалид булса, ел дәвамында 120 көнгә пособие бирелә. Балалар бакчасында карантин кертелсә дә,  эшкә яраксызлык буенча пособие түләнә.

Үзеңә кайсы вакытта һәм ничә көнгә больничный бирелгәнен Социаль иминиятләштерү фонды сайтындагы (Дәүләт хезмәтләре порталындагы логин һәм пароль белән керергә) шәхси кабинетта танышырга яки «Социаль навигатор» кушымтасыннан (аны Россия Социаль иминиятләштерү фонды сайтыннан бушлай күчереп алырга була) күзәтергә мөмкин. Балагыз бик еш авыру сәбәпле,  лимитыгыз бетеп китсә, кайгырмагыз, пособиене башка бер туганыгызга рәсмиләштерергә мөмкин.

Акчаны ничек алырга?

2022 елдан больничныйларның барысы да электрон булачак һәм алар ябылганнан соң түләү эш бирүче катнашыннан башка гына үткәреләчәк. Оешмалардан бары тик социаль иминиятләштерү фондына бер тапкыр бирелә торган мәгълүматлар – ИНН, СНИЛС, акча җибәрү өчен «Мир» картасының номеры, кирәк дип табылса, ведомство үтенече белән өстәмә документлар җибәрү генә таләп ителә. Белешмәләр алынганнан соң фонд акчаны хезмәткәргә 10 көн эчендә җибәрә. Әгәр «Мир» картасы юк икән, пособие почта аша яки банк счетына да килергә мөмкин. Әмма башка пособиеләр дә шунда җибәрелү сәбәпле, «Мир» картасын рәсмиләштереп куйсагыз, күпкә яхшырак булыр.

 
Белсәгез, зыян итмәс:

*Эшкә яраксызлык кәгазе табиб тарафыннан аңа мөрәҗәгать иткән көнне ачыла. Аңа кадәр әллә ничә көн чирләгән булсагыз да, бу исәпкә алынмый.  Шуңа күрә табибка вакытында күренегез.

*Больничный авыру баланы чынбарлыкта караган кешегә генә бирелә. Мәсәлән, әгәр табиб өйгә килгәндә, аның янында әбисе була икән, әнисенә больничный бирелми. Аңа педиатрның үзе янына барырга туры киләчәк.

*Әгәр ике яки аннан да күбрәк бала берьюлы авырып китсә, бер генә электрон  больничный ачыла, анда барлык балалар да языла.

*Әгәр бала ел саен бирелә торган түләүле ял вакытында (шулай ук декрет ялында яки түләүсез ял вакытында) авырып китсә, аңа пособие билгеләнми. Больничныйны башка бер туганы рәсмиләштереп, баланы ул тәрбияли ала.

 

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный