Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балага эссе какканда нишләргә?

Җәй җитү белән балалар урамда эссе кояш астында озак булалар. Әгәр эссе какса, ничек ярдәм итәргә?

Балаларда эссе кагу чамадан тыш җылынганда, кояш сугу озак булганда еш очрый. Кояш сугуның да, эссе кагуның да билгеләре бер ук төсле: һуштан язу, көчсезлек, күңел болгану, косасы килү һәм тән температурасы күтәрелү. Борыннан кан китәргә мөмкин. Мондый очракта баланы күләгә урынга саф һавага урнаштырырга, аны чишендерергә яки якасын чишәргә, салкынча су эчерергә, тәнен су белән ышкып, башына салкын компресс куярга яки гәүдәсен юеш җәймә белән төрергә кирәк. Әгәр баланың хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев