Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балалар лагеренда коронавирус таралган

60тан артык баланың һәм 8 хезмәткәрнең бу авыруны йоктыруы расланган.

Әле күптән түгел “Артек” халыкара балалар лагеренда коронавирус таралуы турында хәбәр иткән идек. Хәзер мондый хәл Тывадагы балалар лагеренда кабатланган.

Тывадагы “Байлак” балалар лагеренда 66 баланың һәм 8 хезмәткәрнең коронавирус йоктыруы расланган, барлык ял итүчеләр һәм персонал изоляцияләнгән. Бу хакта Тыва Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Анализларны тапшырганнан соң, 66 баланың һәм 8 хезмәткәрнең ПЦР тесты уңай нәтиҗәле булып чыккан. Уңай нәтиҗәле анализлары булган балалар һәм персонал медицина ярдәме күрсәтү өчен аграр лицейда урнаштырылды. Калган балалар һәм лагерь хезмәткәрләре төзелеш техникумы тулай торагында урнаштырылачак”, — диелә хәбәрдә.

10 июньдә эшли башлаган лагерьда 174 бала һәм 33 хезмәткәр булган.

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе эпидемиологик тикшерү үткәрә. Тикшерү комитетының Тыва буенча тикшерү идарәсе хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү очрагы буенча эш ачкан, дип яза Кызыл таң.

 

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19