Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларга гөмбә ашатмагыз

Татарстанда гөмбә җыю сезоны башланырга бераз иртәрәк булуга карамастан, агымдагы елда гөмбә ашап агуланучылар саны кинәт кенә арта башлаган. Араларында балалар белән беррәттән авырлы хатыннар да бар.

Республиканың Роспотребнадзор идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда Татарстанда гөмбә ашап агуланучылар саны 18гә җиткән. Араларында үлүчеләр юк, шулай да 15 кеше хастаханәгә озатылган, тагын өчесе исә дәвалау учреждениесенә барудан баш тарткан.

Җыя белеп җыю кирәк

Әлеге очракларның күбесе Казанда теркәлгән. Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш һәм Югары Ослан районыныда берәр шундый очрак ачыкланган. Зыян күрүчеләргә килгәндә, аларның 1се - авырлы хатын-кыз булса, 6сы - 2-11 яшьлек балалар.

- Ата-аналар аеруча игътибарлы булсын иде. Балаларга 14 яшькә кадәр, гомумән дә, гөмбә ашату тыела, чөнки яшь организмда аны эшкәртү өчен ферментлар тиешле күләмдә булмый әле, - дип ассызыклыйлар Роспотребнадзор идарәсендә.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, агуланучыларның барысы да үзләре яки танышлары тарафыннан җыелган гөмбә ашаган. Араларында аны чит кешеләрдән сатып алучылар да юк түгел. Кагыйдә буларак, бу - кәҗә гөмбәсе (сморчок), ал гөмбә (свинушка), баллы гөмбә (опята), шампиньон һәм ак гөмбәләр. Араларында билгесез гөмбәләр дә бар.

Файдалы гөмбәләр дә агулы була ала

- Әлеге агулануларның күбесе тозлы яки маринадланган гөмбә ашаудан килеп чыккан. Кайчакларда кыздырылган һәм пешерелгән гөмбәләр дә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырган. Ике ел элек җыелган гөмбә ашап агуланучылар да юк түгел. Бер хатын исә агулы чебен гөмбәсе ашаган. Шул рәвешле ул рак килеп чыгуны кисәтергә уйлаган, - диләр Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

Бактың исә, шәһәр паркларында, машина яки тимер юл буйларында җыелган гөмбәләр дә кеше сәламәтлегенә начар тәэсир ясарга мөмкин икән. Белгечләр сүзләренә ышансак, аларда свинец һәм кадмий кебек агулы авыр металлар туплана. Нәтиҗәдә, гөмбә ашарга яраксыз хәлгә килә.

- Гөмбә белән агулану очракларын кисәтү өчен орчаклы кешеләрдән беркайчан да гөмбә сатып алмагыз. Паркларда, балалар бакчаларында нәниләргә күз-колак булыгыз. Әгәр дә гөмбә җыярга уйлагансыз икән инде, араларыннан аеруча танышларын гына өзегез. Аларны шул ук көнне чистартып, тагын бер кат тикшереп чыгу таләп ителә. Гөмбәнең һәр төрен аерым пешерегез, - дип киңәш итә белгечләр.


http://intertat.ru/

Фото: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45794-balalarga-g%D3%A9mb%D3%99-ashatmagyiz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250