Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларны саклагыз, районда көчле инфекция?...

Даруны алып та күрсәтәбез, табиб яза тора, берәр меңне аптекта калдыра торабыз...

Бу көннәрдә хастаханәгә барырга, балалар поликлиникасына керергә туры килде. Бәйрәм алды көнендә пациентлар бик күп иде. Сәламәтләнә алмый балабыз дип зарланучыларны еш очраттым, монда килгәнче дә бер әни зарланып торды, 3 яшьлек улым башта эче китеп авырды, аннан укшыды, хәзер инде ОРЗ ди...Һәр этабында да тән температурасы 39 градуска җитте. Тәмам хәлсезләнеп бетте инде, бөтенләй ашаганы да юк...

Нәрсә бу, ни галәмәт, бер Ходай белә. Әллә анде даруханә эшчәнлеге гөрләп барсын өчен һавага берәр нәрсә җибәрәләр инде шунда. Белмәссең... Аптырап әйтү... Борчылырга урын юк, организмны ныгытырга кирәк, һавада еш йөрегез, спорт белән шөгыльләнегез, ди табиблар... Әлбәттә инде, тазаргач, авырганда урамга чыгарга, телевизор карарга, телефонда утырырга да кушмыйлар, чөнки өзлегүең ихтимал. Ә даруны алып та күрсәтәбез, табиб яза тора, берәр меңне аптекта калдыра торабыз. Нишләмәк кирәк, бизнес... Баллаларыбыз да, үзебез дә сәламәт була гына күрик, салкын тиеп авырыйбыз  икән, узып китә торган чирләр генә  була күрсен, берүк...

Хастахнәдән кайткан икенче көнне үк 39 температура белән “түндем”, юкса инфекция эчендә озак та тормадым инде... Авызга маска киеп, саклану чараларын күреп йөрергә кирәк шул...

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә