Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баланда мең чирдән дәва бар

Балан – иң файдалы үсемлекләрнең берсе. Элек-электән әби-бабаларыбыз аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган.

Файдасы турында
* Салкын тисә, балан чәе эчәргә була. Аның составында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар.
* Башка берәр чир белән озак кына чирләгәннән соң, тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә ала, чөнки ул С витаминына бай. Баландагы С витаминының күләме алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк.
* Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар.
* Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда.
* Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш бирә.

Әзерләү ысуллары
* Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 тапкыр 1/2 стакан эчәргә.
* Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.
* Баллы балан төнәтмәсе. Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8 – 10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.
 
Һәр файдалы әйбернең дә кемгәдер зарары булырга мөмкин. Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый, дип яза Кызыл таң.

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиблар белән киңәшләшү мөһим!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Эльвира Ямалетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы балан