Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баласын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә

Авыр хәлдәге бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул өшегән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кечкенә улын салкында калдырган хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау сәбәпле, балаларны опека хезмәткәрләре алган, дип аңлатты Руслан Галиев. Судта дәгъва каралганчы балаларны хастаханәдән чыгаргач та әниләренә кайтармаячаклар. Шулай ук хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Алексеевск районының Куркуль авылында ике бала өшегән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 яшьлек әни кеше балалары белән салкын сарайда йоклап киткән. Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.

Авыр хәлдәге бер яшьлек баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, ул өшегән. Кыз баланы шулай ук хастаханәгә салганнар.

Бу фактны прокуратура тикшерә.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала өшегән