Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач өлкәннәре район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен кемгә рәхмәт белдерә?

«Демография» милли проектының тормышка ашыру максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәкләр медицина тикшерү үтәләр

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.

Өлкән яшьтәге гражданнар район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен рәхмәт белдерәләр. «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримова Минзифа хастаханәсенгә алып баруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә. Олы яшьтәге Минзифа апа шикәр диабеты белән авырый, аңа өйдә йөрергә бик авыр. Ул үзе район хастаханәсенә барып җитә алмый. Шуңа күрә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү буенча «Өлкән буын» Федераль проекты аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә.

Бүгенге көндә проектта 1239 өлкәннәр катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев