Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач хастаханәсендә диварлар да дәваларга тиеш

«Хастаханәдә диварлар да дәваларга тиеш» дигән сүзләр әллә каян алынып әйтелмәгән, бирелгән дәва да, җылы сүз дә, дәвалана торган палатаныӊ матурлыгы да авыру кешегә җиӊеллек китеререгә тиеш, ди Балтач район үзәк хастаханә баш табибы Газинур Давлиев.

Бу нисбәттән, район үзәк хастаханәсендә соӊгы елларда колачлы эш алып барыла. Менә 2014 елга аяк басуга, кыш көне дип тормаганнар, хастаханәнеӊ эчке өлешләрендә ремонт башлаганнар. 3 нче этажда урнашкан терапия бүлегенә чират җиткән икән. Алар, барлык авыртулары, кроватьлары, медицина җиһазлары белән яӊа ремонтланган балалар бүлегенә күчкәннәр. Мондый күченү эшләре җитен булса да, һич кенә дә зарланучы кеше юк. Әйбәтләп ремонтласыннар гына, без күп срокка да түзәбез, диләр алар. Ә терапия бүлегендә зур эшләр планнаштырылган, барлык электр чыбыкларын, сантехника алыштыру, инвалидлар өчен туалетларны өр-яӊадан эшләү, барлык палата һәм коридор дивар-түшәмнәрен, идәннәрен яӊадан эшләп чыгу, алыштыру, плиткалар җәю күздә тотыла. ООО «Водстрой» оешмасы хастаханәдә ремонт эшләренә өйрәнеп беткәч кенә, башкарыласы эшләр дә калмый бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250