Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач хатын-кызлары кан басымының түбән булуыннан зарлана – нәрсә эшләргә

Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары елы дәвам итә.

Югары кан басымы - гасыр авыруы. Ләкин гипотония - түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызлар җәфа чигә икән: 30-50 проценты гипотониклар. Бу авырудан ничек дәваланырга соң?

Артериаль түбән кан басымы дип кан басымының терекөмеш баганасы ирләрдә 100/85, ә хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе атала.

Иң нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тамырларны чыныктыру тора. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин. Моның өчен:

- һәр иртән контраст душтан соң йомшак сөлге белән сөртенергә;

- яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;

- көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;

- ваннагыз булса, кичен ваннаны 10-18 градуслы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. 1-3 минут ваннада аяк табаны кисәк су өстенә чыгарлык итеп йөреп торыгыз. Аннан соң аякларны коры итеп сөртегез, йон оекбаш киеп аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз генә йөрегез;

- каты чәй һәм кофе иң киң кулланыла торган чара. Шулай да бу эчемлекләрне күп кулланырга ярамый. 3 чокырдан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;

- тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, көнгә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, иртә белән һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, аннан сон, 1 ай тәнәфес һәм дәвалану курсын кабатларга;

- мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;

- олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;

- яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.

Витаминнарның чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета, осетр балыклары икрасы ашарга киңәш ителә.

Чыганак: http://www.igelek.ru/

Фото: http://slaviti.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250