Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач, Кариле, Норма, Пүскән, Соснада коронавируслылар күп

Кая гына барма, кем белән генә очрашма халык телендә ковид, вакцина һәм QR-код.

Ковидның бик көчле авыру булуына инандык инде, кемдер үзе авыртып көчкә рәтләнеп килсә, күпләр якыннарын югалту аша аңлады бу авыруның зәхмәтен, ә бүгенге көнгә кадәр очрашмаучылар аның барлыгына да ышанмаска мөмкин. Тик ул бар! Аннан котылу юлы бармы? Әлеге әңгәмәбездә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев әнә шул сорауга җавап бирәчәк.
- Газинур Дәүләтович, бүгенге көндә районыбызда ковид белән бәйле вәзгыять ничегрәк?
- Бүгенге көндә яңа коронивирус инфекциясе буенча вәзгыятьне караганда ул стабиль катлаулы рәвештә бара. Уңай якка үзгәрешләр әлегә күренми, саннар үсеп тора. Вакцинация ясатырга кирәк дигәнгә халык салкын карады, хәзер шуның нәтиҗәсе күренә. Без инде 2 ай тирәсе шушындый халәттә эшлибез һәм яшибез. Бу безнең районда гына түгел, республикада да, бөтен Рәсәй буенча да шулай. Сентябрь аенда өченче дулкыны булса, хәзер инде дүртенче дулкын башланды дип саныйбыз. Моны статистика да шулай күрсәтә. Сентябрь, октябрь айларында безнең табибларга, фельдшер акушер пунктларына авырулар тарафыннан мөрәҗәгать итүләр бик күбәйде. Аның әле күпмедер күләме бөтенләй беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, өйләрендә үзләренчә дәваланалар. Алар күбрәк җиңел формада авыручылар. Ә менә уртача авырлыктагы һәм авыр булган формалар белән авыручылар табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә район территориясендә барлык авылларда диярлек авыручылар бар, ә Балтач, Кариле, Норма, Пүскән, Сосна авылларында алар аеруча да күп.

Язманың дәвамын бүген - 29 октябрьдә чыккан газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев